Баулыда ифтар мәҗлесе узды

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Баулыда изге Рамазан аеның 16-нчы көнендә район ифтары узды. «Өмет» мәчетендә узган мәҗлестә 250гә якын кеше катнашты.

Ифтар мәҗлесенә мөселман активы, авыл мәчетләре имамнары, мәхәллә кешеләре җыелган иде.

Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Равил Зөфәров район ифтарының мәртәбәле кунагы булды, шулай ук, мөселманнар өчен әһәмиятле булган чарада, Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм башка җитәкчеләр дә катнашты.

Кичке намаздан соң ифтар ашы узды. Равил Зөфәров сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

- Рамазан аенда без аеруча игелекле эшләр башкарырга, шәфкатьлек күрсәтергә тырышабыз. Аллаһы Тәгалә бу изге гамәлләрне сакларга ярдәм итсен һәм Рамазаннан соң да, начар уйлар, гөнаһлар өчен ишекләр ябылсын. Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә тынычлык һәм иминлек бирсен!

Район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин район башлыгы Ильяс Гозәеров исеменнән һәм үз исеменнән ифтар үткәрүдә катнашкан барлык җитәкчеләргә рәхмәт белдерде.

Районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов үзенең чыгышында мөхтәсибәтнең район җитәкчелеге белән яхшы хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте. Ул шулай ук чарада катнашучыларны Изге Ай белән котлады һәм аның әһәмияте турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, тагын 14 көн ураза тотасы кала, 10 апрельдә бөтен мөселман дөньясы зур бәйрәмнәрнең берсен – Ураза бәйрәмен бәйрәм итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International