Баулыда алкогольне законсыз сатуны булдырмау буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Баулы район Советының утырышлар залында район территориясендә алкоголь продукциясен законсыз сатуны ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара эшче төркем утырышы булды.

Утырышка шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде. 2020 елның ике аенда Баулы районы буенча ирешелгән эш нәтиҗәләре турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, 2020 елның 1 мартына безнең районда 86 сәүдә объектында 31 оешма алкогольле продукцияне ваклап сата (шәһәрдә – 49, авылларда – 37).

17 оешма һәм 100 сәүдә объектында 47 шәхси эшмәкәр сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сата.

Агымдагы елның ике аенда Баулы районында 6,4 мең дал күләмендә алкогольле продукция сатылган, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике процентка кимрәк.

Миләүшә Михеева билгеләп үткәнчә, Баулы районында җан башына ике ай эчендә 1,85 литр күләмендә алкогольле продукция кулланылган. Чагыштыру өчен, Азнакай районында бу күрсәткеч 2,2 литр, Ютазы районында – ике литр, республика буенча уртача күрсәткеч 2,3 литр тәшкил итте.

2019 ел нәтиҗәләре буенча районда сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату күләме 112,9 мең дал тәшкил иткән.

Эшмәкәрләр утырышында республика җитештергән алкоголь сатуны арттыруга игътибар итүне сорадылар.

"Ике ай эчендә Баулы районы территориясендә контроль буенча сигез чара үткәрелде, тугыз хокук бозу очрагы ачыкланды", – диде Миләүшә Михеева.

Хокук бозу фактлары буенча Миләүшә Михеева Баулы районы халкыннан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итүләрен сорады.

Утырышта шулай ук Баулы районы авылларында көмешкә кудыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Көмешкәне иң күп Васькино-Туйралы, Александровка, Потап-Томбарлы, Татар Томбарлы авылларында куалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International