Баулылар, сак булыгыз: биналар түбәсеннән кар төшү куркынычы бар

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Күп кар яву һәм һава торышы җылыну боз сөңгеләре барлыкка килү һәм биналарның түбәләреннән кар төшү ихтималын китереп чыгара.

Йортлар яныннан үткәндә, бигрәк тә түбәләрендә кар карнизлары, боз сөңгеләре булса, сак булыгыз! 
Исегездә тотыгыз: еш кына боз сөңгеләре водосток өстендә хасил була, шуңа күрә йорт фасадларының бу урыннары аеруча куркыныч, аларны читләтеп үтәргә кирәк. Биналарның диварларына якын килмәскә тырышыгыз. Тротуардан барганда шикле тавыш ишетсәгез, туктап, баш күтәреп, нәрсә булганын карап тормагыз. Кар яки боз төшә башлаган булуы ихтимал. Тизрәк диварга елышырга тырышыгыз, түбәнең козырегы сезгә каплау булачак.

Кешеләр боз сөңгеләре төшү нәтиҗәсендә травма алса (яки автотранспортка зыян килсә), зыянны түләтергә хокуклы. Түбәсеннән кар яки боз сөңгеләре төшкән бинаның милекчеләрен яки аны арендага алган оешма вәкилләрен табарга кирәк. Төзелгән акт гражданинга зыян китерүнең дәлиле булып торачак.

Түбәдән боз сөңгеләре яки кар төшү сәбәпле кеше зыян күрсә, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Чакыру авыруның тарихы белән бергә теркәләчәк, анда травманың сәбәбен күрсәтәчәкләр. Йә бу хәлнең ике шаһитын табарга кирәк. Бу мәсьәләнең кайда  – комиссиядә яки судта каралуына карамастан, кирәкле шарт.

Булган барлык сораулар һәм кисәтүләр буенча идарәче оешмаларга мөрәҗәгать итәргә: 

- 8 (85569) 5-15-55 "Баулы шәһәре һәм Баулы районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ";

- 8 (85556) 5-50-20 тик "Наш двор"ТСЖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International