Баулы турында китап чыгачак

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

20 гыйнвар көнне Баулы үзәк китапханәсендә Баулы турында китап чыгару мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Анда район җитәкчелеге, туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар һәм гади актив гражданнар катнашты.

Китап төрле телләрдә басылачак. Анда берьюлы татар, рус, удмурт телләрендә мәкаләләр басылыр дип көтелә.  

Оештыручылар сүзләренә караганда, сроклар кыска. Китап июль ахырына әзер булырга тиеш.

Фото: "Баулы-информ".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International