Баулыларны фикер алышуларда катнашырга чакыралар

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Элегрәк төзекләндерелергә тиешле территория өчен тавыш бирү үткәрелгән иде. Тавыш бирүдә иң күп тавыш Баулы шәһәрендәге Җиңү һәм Хезмәт даны паркы өчен бирелде - 409 тавыш (87.77%), Баулының төньяк-көнбатыш өлешендәге Баулы елгасы өчен - 44 тавыш (9.44%), Баулы шәһәрендәге ипподром территориясе өчен - 13 тавыш (2.79%) бирелде.

Үз теләкләрегезне, идеяләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне түбәндәге почта адресына юллый: bauly.arch@mail.ru, яки әлеге биттә язып калдыра аласыз: http://bavly.tatarstan.ru/rus/kakim-budet-park-pobedi-i-trudovoy-slavi.htm

Сезнең актив катнашуыгызга өметләнәбез. Сезнең фикерегез безнең өчен бик мөһим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International