Яшь баулыларга экстремизмга һәм терроризмга каршы тору чаралары турында сөйләделәр

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

«Яшьләр дөньясы» яшьләр үзәгендә Баулы районы яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары өчен экстремизм һәм терроризмга каршы тору буенча әңгәмә оештырылды.

   «Ватан» яшьләр клубы мөдире Динара Хөснуллина активистларга «экстремизм» һәм «терроризм» төшенчәләре, уяу булырга һәм куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәклеге турында сөйләде. Әңгәмә барышында балаларга профилактик видеоролик күрсәтелде.

  Әңгәмә ахырында активистлар «Мин каршы» мәгълүмати акциясе үткәрделәр. Алар шәһәр халкына экстремизмга һәм терроризмга каршы тору, терроризм куркынычы дәрәҗәләре, шикле предметлар табылганда нишләргә кирәклеге, шулай ук махсус хезмәтләр телефоннары турында белешмәлекләр таратты.

   Профилактик чара “Экстремизмга – ЮК!” айлыгы кысаларында тормышка ашырылды. Ул Баулы районында 3 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International