Аз хәрәкәтләнүче баулылар өйдән чыкмыйча гына сайлый алдылар

2019 елның 8 сентябре, якшәмбе

Баулы районында өйдә тавыш бирү оештырылды. Сайлау участокларына барып җитә алмаган өлкәннәрнең өйләренә сайлау комиссияләре әгъзалары үзләре килде.

Элегрәк участок комиссияләре әгъзалары  сайлау участогына килә алмаучыларның исемлекләрен җыйганнар иде.

Участок комиссияләре әгъзалары һәм күзәтүчеләр баулылыларның өйләренә бюллетеньнәр һәм күчмә урналар алып килделәр. Өлкән кешеләр тавыш бирү процессына бик җаваплы карадылар, кандидатлар турында мәгълүматны җентекләп өйрәнделәр. Ә кайберәүләр кемне сайларга кирәклеген алдан ук белә иде, чөнки кандидатлар, партияләр турында телевизор һәм газеталардан кирәкле мәгълүмат алганнар иде.

Баулының түбән өлешендә яшәүче Гозәеровлар гаиләсе дә  сайлау комиссиясе әгъзаларын көтеп алдылар.

– Бу көн безнең өчен бик мөһим. Бер генә сайлауларны да калдырмыйбыз, - диде пенсионер Мөтәвазига Гозәерова. - Яшьрәк вакытта тормыш иптәшем белән үзебез сайлау участогына бара идек. Ә хәзер өйгә киләләр. Бик җайлы. Гаиләбез белән тавыш бирәбез. Балалар да сайлауларга йөри. Без лаеклы кешеләргә тавыш бирдек. Һәркем сайлауларда катнашырга тиеш дип саныйм.

Автор: Ләйсән Галимова

Автор фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International