Татарстан Росреестрында ветераннар өчен акция дәвам итә

2019 елның 24 мае, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан һәм сугыш башлануның 78 еллыгы истәлегенә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Ветераннар ике айлыгы» социаль акциясе үткәрә.  Әлеге социаль акция 22 апрельдә старт алды һәм 2019 елның 22 июнендә төгәлләнәчәк.

«Ветераннар икеайлыгы» кысаларында ветераннарның күчемсез милек объектларын дәүләт кадастр исәбенә кую һәм аңа булган хокукларын дәүләт теркәве бары өч көн дәвам итәчәк!

Социаль акция Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына, шулай ук аларга тиңләштерелгән затларга: "Ленинградны саклаган өчен" медале һәм "Блокадалы Ленинградта яшәүче" билгесе белән бүләкләнүчеләргә, тыл хезмәтчәннәренә, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветеранары һәм инвалидларының тол калган хатыннарына һәм концлагерь балаларына кагыла.

Әгәр ветеран гариза бирүчеләрнең берсе булса (мәсәлән, сатучыларның яки сатып алучыларның берсе), социаль акция бөтен документлар пакетына кагыла. Росреестрның дәүләт хезмәтләрен алу өчен, КФҮнең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итәргә яки документларны Росреестр дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә тапшырырга кирәк.

Акция документларны туктату һәм (яки) кире кайтару өчен нигез булмаган очракта, шулай ук законда аннан да азрак вакыт билгеләнмәгән очракта гамәлдә. Сроклар эш көннәрендә исәпләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International