Баулылар, "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка үз кандидатыгызны сайлагыз!

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле баулылар!

2019 елның 26 маенда җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына "Бердәм Россия" Партиясеннән депутатлыкка кандидат сайлау буенча алдан тавыш бирү булачак.

«Бердәм Россия» - бөтен халык катнашында тавыш бирү юлы белән үз кандидатларын билгели торган бердәнбер партия. Алдан тавыш бирү һәр гражданга үз фикерен белдерергә һәм үз кандидатын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Тавыш бирүдә катнашу өчен бер мандатлы округ буенча 3 кандидат һәм  бердәм сайлау округы буенча 111 кандидат теркәлгән. Кандидатлар һәм аларның дебатларын pg.er.ru алдан тавыш бирү сайтында карарга була.

Тавыш бирү рейтинглы булып тора, сез алдан тавыш бирү бюллетененә кертелгән теләсә күпме катнашучы өчен тавыш бирә аласыз.

Сезне 2019 елның 26 маенда 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр исәп участокларына килергә һәм үз кандидатыгызны сайларга чакырабыз. Үзегезнең участокны әлеге сылтама буенча ачыклый аласыз: http://bavly.tatarstan.ru/rus/granitsi-izbiratelnih-uchastkov.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International