Баулының 7нче мәктәбендә “Куркынычсыз тәгәрмәч” хәрәкәтенең яшь инспекторлары республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Тантаналы ачылыштан соң юл хәрәкәте яшь инспекторлары кызыклы һәм мавыктыргыч ярышларда катнаштылар. Конкурс программасында "Велосипедны фигуралы йөртү”, “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр”, “Беренче ярдәм күрсәтү” кебек ярышлар бар иде.
Әлеге чарада шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 12 команда катнашты.