Татарстан Росреестры өлешләп төзүдә катнашучылар өчен «Кайнар линия» үткәрә

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Быел өлешләп төзү өлкәсендә законнар үзгәрү сәбәпле, 26 мартта 8дән 12 сәгатькә кадәр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республикада «Кайнар телефон линиясе» үткәрәчәк.

Татарстанлылар өлешләп төзүдә катнашучылар өчен нәрсә үзгәрүен, өлешләп катнашу шартнамәсен теркәү өчен нинди документлар пакеты әзерләргә кирәк булуын, теркәлү нинди вакыт эчендә башкарылачагын белә алачак.

Казан халкы сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова җавап бирәчәк.

Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru) “Обращения граждан – Горячие линии” бүлегендә урнаштырылган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International