Яшь баулыларга паспортлар тапшырдылар

2019 елның 22 марты, җомга

20 март көнне бөтен дөньяда Халыкара бәхет көне билгеләп үтелде. ООН Генераль Ассамблеясы әлеге датаны, бәхет турында гыхыялның барлык кешеләр өчен уртак булуына басым ясау өчен, 2012 елда оештырган. Нәкъ менә 20 март очраклыгына сайланмаган. Бу көнне–көн белән төн тигезләшә, шул рәвешле датаны оештыручылар бар кешеләрнең дә бәхетле булырга  тигезхокуклы икәнлеген ассызыклый.

Бу көнне Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә яшь баулыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Документны тапшырганда Баулы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров яшьләргә Россия патриотлары булуларын теләде. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен ЗАГС бүлеге җитәкчесе Сирина Мөрсәлимова, «Яшь гвардия» җирле бүлекчәсе җитәкчесе Владимир Будин һәм Баулы районы эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча өлкән инспекторы НадеждаЧетвертакова котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International