Татарстан Росреестры ТНВ телеканалында туры эфирда

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

21 мартта 8 сәгать 10 минутта Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева иртәнге «Здравствуйте!» программасының махсус кунагы булачак.

Татарстан Росреестры вәкиле турыдан-туры эфирда телевизор караучыларга хокукларны терәү һәм кадастр исәбенә кую өчен бирелгән документлар ни сәбәпле тикшерелмичә кире кайтарылырга мөмкин булуы хакында һәм мондый хәл килеп чыкканда гражданнарга нәрсә эшләргә икәнлеген аңлатачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International