Баулының “Девон” боз сараенда Татарстан Республикасы беренчелегенә 2003-2004 елгы егетләр арасында хоккей ярышлары узды.
Боз мәйданында Баулының “Девон” һәм Бөгелмә шәһәренең “Арслан” командалары көч сынашты. Беренче периодның унберенче минутында җирле команда уенчысы Аяз Шәрипов кунаклар капкасына бер алка кертүгә иреште.
Боздагы “көрәш” кунаклар файдасына 3:7 исәбе белән тәмамланды.
http://bavly-tat.ru