Баулы хатын-кызлары калфак тегә

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Шалты авылының “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле оешмасы "Калфаклар тегик, калфаклар чигик" дип исемләнгән чара үткәрде.

Анда, өлкән яшьтәгеләр белән беррәттән, укучы кызлар да катнашты. Кичәдә, кечкенә калфаклар тегәргә өйрәнү буенча мастер- класс күрсәтелде. Чәй табыны артында "тәмле" аралашу, татар калфакларынын тарихы  белән танышу, алар турында шигырьләр, җырлар тыңлау чарада катнашучыларның күңеленә хуш килде.

–  “Ак калфак” оешмасы барлыкка килүгә без бик сөенәбез, – ди Наҗия Гыйльфанова. – Әлеге оешма күпләребез тормышына яңалык, шөгыль, аралашу һәм ямь алып килде.

 

http://bavly-tat.ru 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International