Баулы авылларында референдум узачак

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

18 ноябрьдә үзара салым кертү буенча референдум үткәрелә. Үзара салым – өстәмә максатчан салым кертү ул. Аны кертү-кертмәү, шулай ук күпме җыю мәсьәләсен гражданнар референдумнарда хәл итә. Җыелган акчаны нинди максатларга юнәлдерүне дә алар билгели.

Татарстанда җирле территорияләрне үстерү проектларына республика бюджетыннан акча бирү программасы 2013 елдан бирле гамәлдә. Әлеге программа буенча, авыл халкыннан ирекле рәвештә үзара салым акчасы җыела, һәр җыелган бер сумга республика бюджетыннан җирлеккә тагын дүрт сум өстәлә.

Узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, үзара салым җирле әһәмияттәге күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. Безнең районда күп очракта, әлеге акчаларга зират коймалары алыштырыла, авыл эчендәге юллар  төзекләндерелә, аларга вак таш җәелә.

Теге яки бу авыл җирлегендә үзара салым акчасына башкарылган эшләр турында газета битләрендә күп тапкыр язылды. Мәсәлән, Новозареченск бистәсендә, Поповка, Дмитриевка, Шарай авылларында үзара салым ярдәмендә зиратлар төзекләндерелде, коймалары алыштырылды. Зур торак пунктларда бер елга җыелган үзара салым акчалары эшләрне тулы күләмдә башкарып чыгарга җитә. Кечерәк торак пунктларда эшләрне берничә этапка бүлеп эшләргә туры килә. Мәсәлән, кеше аз яши торган Шарай авылында зират коймаларын ремонтларга акчаны инде ничә ел җыялар.

Безнең район авылларында узган гражданнар җыеннарында теге яки бу проектны үзара салым программасы ярдәмендә тормышка ашыру турында карарлар кабул ителде. Күпме акча кирәк буласы да якынча билгеләнде. Референдумда халыкның әлеге идеяләрне хуплау-хупламавы ачыкланачак. Узган еллар практикасы күрсәткәнчә, авыл халкының күбесе үзара салымның отышлы булуын аңлый.

Быел ике авыл җирлегендә, көндезге уку йортында укучы студентлар һәм 1нче төркем инвалидлардан кала, һәр өлкән кешедән 300әр сум җыярга булганнар. Поповка авылында үзара салым акчаларын буа дамбасын ремонтларга тотарга телиләр, ә Югары Фоминовкада – зиратны төзекләндерүгә. Шулкадәрле үк акча җыеп, Алексеевка авылында – спорт мәйданчыгына, Удмурт Ташлысында балалар мәйданчыгына инвентарь сатып алу планлаштырыла.

Шалты авылында 250шәр сум җыю күздә тотыла. Җыелган акчага авыл эчендәге юлларны чистартып торырга, авыл мәдәният йорты янындагы коймаларны ремонтларга ниятлиләр.

Башка авылларда 200әр сум җыярга булганнар.

18 ноябрьдә булачак референдум нәтиҗәләре авыл халкының позициясен күрсәтәчәк. Кайсы авылларда үз җирлеген үстерергә теләүче битараф булмаган кеше яшәвен күрербез. Республика бюджеты белән бергә финанслана торган үзара салым программасы төрле проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Республикада аларның уңышлы гамәлгә ашырылуы мисаллары бар. Мәсәлән, күбрәк акча җыеп, авыл мәнфәгатьләренә автобус һәм урамнарны кардан арындыру техникасы сатып алган авыллар бар. Ләкин безнең районда әлегә андый зур проектлар юк.

 

http://bavly-tat.ru 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International