Бушлай түгәрәккә техника белән кызыксынучы 9 яшьлек һәм өлкәнрәк малайлар кабул ителә.
Түгәрәккә язылу өчен, Баулы шәһәренең Гоголь урамындагы 21нче йортта урнашкан укучылар йортына мөрәҗәгать итәргә кирәк, телефон 5-47-73. Дәресләр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе “Пегас” картинг клубы укыту бинасында (Баулы районы ЮХИДИ бүлекчәсе бинасы янында) узачак. Былтыр картинг клубы бинасында капиталь ремонт үткәрелгән иде. Хәзер кабинетларда җылы һәм якты, ягъни нәтиҗәле эшләү өчен барлык шартлар да бар.