Баулы районында гриппка каршы прививка ясату кампаниясе башланды

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Гриппка каршы прививка ясатырга теләүчеләр поликлиниканың махсус прививка кабинетларына мөрәҗәгать итә ала. Алдан үзеңнең участок терапевтыңда булырга, прививка ясатырга рөхсәт алырга кирәк.

 

Ветераннар хәрәкәте активисты Альбина Хәлиуллина гриппка каршы прививка ясату үтенече белән поликлиникага иң беренчеләрдән булып мөрәҗәгать иткән.

– Ел саен сентябрь аенда поликлиникага махсус киләм. Башта үземнең участок табибыма мөрәҗәгать итәм. Табиб, мине тикшергәч, прививкага юллый, – дип сөйләде Альбина Камиловна. – Элек гел кешеләр арасында эшләргә туры килде, хәзер дә өйдә утырмыйм, район күләмендәге чараларда актив катнашам. Кеше күп була торган урыннарга барам. Шуңа күрә авырырга да, авыру таратырга да теләмим. Прививканың зыяны юк дип беләм, ә файдасы күп. Грипп белән авырсаң да, ул җиңел формада уза, өзлегүләр булмый. Гаиләмдәге бөтен кеше прививка ясата.

Укол ясатып чыккач, Альбина Хәлиуллина белән әңгәмәбезне дәвам иттек.

– Мин интернетта төрле социаль челтәрләрдә теркәлгән. Анда прививка турында нәрсәләр генә язмыйлар. Хәзер барысы да шундый “акыллылар” бит. Медицинага бернинди кагылышы булмаган кешеләр язганга ышанырга кирәкми. Табибларга ышану зарур. Ул чагында барысы да тәртиптә булыр.

“Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесе Баулы район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Рәмзия Мусинадан грипп һәм аны булдырмау турында сорашты.

  •  Грипп аеруча авыр уза торган кискен респиратор вирус инфекциясе, чөнки ул еш кына өзлегүләргә китерә, тиз тарала, шактый гына икътисади зыян китерә. Шуңа күрә аңа каршы вакцина уйлап табылган. Гриппка каршы вакцина ясату грипп белән авыруга һәм аның халык арасында таралуына юл куймауның иң нәтиҗәле чарасы. Грипп ел саен үзгәреп тора, шуңа күрә, иммунитет барлыкка килсен өчен, ел саен прививка ясатырга кирәк. Вакцина җитештергәндә, ел да Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының якындагы сезонда гриппның кайсы төрләре көтелүе турындагы киңәшләре кулланыла. 2018-2019 елгы сезонда гриппның өч төре булырга мөмкин. А гриппы (Мичиган һәм Гонконг төрләре) һәм В гриппы. Бүгенге көндә федераль бюджет хисабына ясала торган вакциналар җитештергәндә нәкъ менә шул төрләр кулланылган.

Табиб-эпидемиолог сүзләренә караганда, хәвеф төркеменә керүче кешеләр аеруча еш авырый. Алар – мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрүче балалар, укучылар, студентлар һәм эшчәнлекләре буенча күп кеше белән элемтәгә керүче өлкәннәр (укытучылар, медицина хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, ягъни сәүдә, җәмәгать туклануы, даруханә, чәчтарашханә хезмәткәрләре). 60 яшьтән өлкәнрәкләр, йөкле хатын-кызлар, армия хезмәтенә китүчеләр. Аларга федераль бюджет хисабына бушлай вакцина ясала.

– Гомуми халык санының 45 проценттан артыграгына прививка ясалса, эпидемия булмаска мөмкин, – ди Рәмзия Мансуровна. – Шуңа күрә вакциналаштыру планы төзелә, аның максаты – хәвеф төркеменә керүчеләрнең мөмкин кадәр күбесенә прививка ясау. Быел безнең районда хәвеф төркеменә керүчеләрне вакциналаштыру планы – 16015 кеше. Аларның 10770е – өлкәннәр, 5245е – балалар. Безнең районга вакцина партияләп кайта. Бүгенге көндә өлкәннәргә – 4730, балаларга 2301 доза кайтты.

Прививка ясату кампаниясе башланды. Аңа кушылырга теләүчеләр поликлиниканың махсус прививка кабинетларына мөрәҗәгать итә ала. Алдан үзеңнең участок терапевтыңда булырга, прививка ясатырга рөхсәт алырга кирәк. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә прививка ясау бригадалары эшли башлаган. Авылларда иң элек балаларга ясыйлар, хәвеф төркеменә керүче башка кешеләрне фельдшер-акушерлык пунктларына чакыралар.

– Барлык төр предприятиеләр җитәкчеләрен хәвеф төркеменә кермәүче хезмәткәрләрен предприятие хисабына гриппка каршы прививка ясатырга чакырам, – дип мөрәҗәгать итә табиб-эпидемиолог.

Рәмзия Мусина сүзләренә караганда, район үзәк хастаханәсендә халыкның ОРВИ һәм грипп белән авыруы мониторингы алып барыла. Узган сезон статистикасына караганда, ОРВИ белән авыручыларның 80 проценттан артыграгы – гриппка каршы прививка ясатмаган кешеләр. Прививка ясаткан кешеләр арасында ОРВИдан вафат булучылар юк. Ә прививка ясатмаган кешеләр арасында грипптан өзлегүдән үлү очраклары булган. Яхшылап уйлап, дөрес карар кабул итү мөһим. Сәламәтлек – зур байлык, аны куркыныч астына куярга ярамый.

Кадрия ГЫЙМАЗОВА фотосурәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International