Бүләк апаны бүләкләделәр

2018 елның 11 августы, шимбә

Уба авылында яшәүче Бүләк Харисова үзенең матур юбилеен каршылады. Юбилярны туганнары, күршеләре һәм район җитәкчеләре тәбрикләде.

Бүләк апаның йорт җирләре бик матур һәм пөхтә. Ишегалдына төрле төсле чәчәкләр ямь биреп тора. Бакчада төз рәтләр булып помидорлар, кишер түтәлләре, бәрәңге үсеп утыра. Һәр җирдән чисталык пакълек бөрки. Йортны Бүләк апа тормыш иптәше белән бергәләп төзеп кергәннәр.

– Мин Ютазы районының Бәйрәкә авылында туып-үстем. Шунда ук урта мәктәптә укыдым, – дип сүзен башлады юбиляр. – Педагогия училищесын тәмамлап, мәктәптә балалар укыттым. Тормышка чыккач, Убага күчендек. Шуннан бирле бу йортта яшим. Тормыш иптәшем белән бер кыз үстердек. 25 ел элек Бүләк апа тол калган. Хәзерге көндә ул кызы Әлфия белән бергә яши.

– Мин әнинең бердәнбер кызы. Җәен шушы йортта торабыз, кышын Октябрьский каласына күченәбез, – дип сөйләде Әлфия Гайсә кызы. – Минем әнием кебек киң күңелле кешеләр бик аздыр. Ул миңа өч баламны тәрбияләргә булышты, хәзер оныкчыкларын караша. Өч оныгы, дүрт оныкчыгы әбиләрен бик яраталар, гел килеп, хәлен белешеп торалар. Менә бүген дә барысы әбиләре янына җыелды. Әнием гаиләдә дүртенче төпчек бала булып туган. Әниләренә бүләк кебек булгандыр инде. Шунсы кызыклы, руслар аны Подарок апа дип йөртәләр.

Бүләк апа яшьтән үк эшчән булган. Сыер, кәҗәләр, сарыклар, кош-корт асраган. Шул ук вакытта кул эшләреннән дә читтә тормаган. Кызы һәм оныклары әле дә ул бәйләгән кофталар һәм оекбашлар кия. Бүген дә Бүләк апаның кул кушырып утырганы юк.

– Әниемнең балачак һәм яшьлек еллары авыр вакытка туры килгән. Сугыш елларында хезмәте өчен аны “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләделәр, – ди юбилярның кызы. – Авырлыклар чыныктыра, күрәсең. Яшенә карамастан, әни миңа аш бүлмәсендә ярдәмче. “Әни, эш бар”, дип әйтүем була, ул шундук минем яныма килеп җитә. Савыт-сабаны да үзе чип-чиста итеп юа. Мин быел 12 чиләк кыр җиләге җыеп кайттым. Шуларның барысын да әни үзе чистартты.

Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина һәм Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Элвира Сафина тәбрикләделәр, аңа ил башлыгының котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International