Баулының күп фатирлы йортлар ишегалларын чәчәкләр бизи

2018 елның 20 июле, җомга

Яз, җәй, көз айларында кайбер күп фатирлы йортлар ишегаллары шау чәчәктә утыра. Матурлыкны йортта яшәүчеләр үзләре тудыра.

Матур чәчәкләр тулы ишегалды аша узганда һәркем сокланадыр. Андый чәчәк бакчалары шәһәребезне ямьләндереп, күңелдә горурлык хисләре уята, шәһәргә килгән кунакларны да битараф калдырмый.

Рәйсә Хәмидуллина, Һади Такташ урамындагы 13 нче йорт ишегалдына ел саен чәчәкләр утыртып, аларны карап, сулар сибеп, чүп үләннәрен һәрдаим утап тора.

– Быел минем пион чәчәкләрем бик матур булып атты. Әле ромашкалар гына калып бара, – ди 86 нчы яше белән баручы Рәйсә апа. – Яздан ук җирне казыйм, су алып чыгып сибәм, беркемне борчыганым юк. Яшьрәк вакытта мин йорт өлкәне дә булып тордым, шуңа күрә яшәгән йортыбызның матур булуын телим. Үзебезгә дә күңелле, килгән кешеләр дә сокланып китәләр.

Ишегалды бакчалары һәр йортта бар анысы, тик, кызганычка каршы, һәрберсендә дә чәчәк үсми шул...

 

Источник

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International