Канализация коеларының капкачларын кем урлый?

2018 елның 20 июле, җомга

Баулыда капкачсыз канализация коелары - гадәти күренеш. Бу хакта халык социаль челтәрләрдә дә, телефон аша шалтыратып та хәбәр итеп тора.

Буген дә Калинин урамы 39 нчы йорт янында канализация тыгылган, коеның капкачы каядыр юкка чыккан дип, "Водоканалга" хәбәр килгән. Шул кое янында без Ирек Галимов белән очраштык. Аның сүзләренә караганда, узган елда шәһәр буенча 120, быел 112 канализация коесы төзекләндерелгән, капкачлары алыштырылган. Алыштырылган дип әйтү бик үк дөрес тә түгелдер. Чөнки чуен капкачларны урлап бетергәннәр. Алар урынына яңа пластмасс капкачлар куелган - боларын инде металлоломга алып китмәсләр.

Ирек Нәибович редакция корреспондентына күптән түгел ремонтланган, бүгенге көндә капкачсыз калган кое күрсәтте. Янында өелеп чүп-чар, шприцлар һәм башка чүпләр ята. Аларны бүген коены тазарткан вакытта чыгарганнар.

Кемнәр өчендер өйдән чыгарган чүпне якындагы ачык коега ташлап китү бик уңайлы, күрәсең. Ә шундыйлар аркасында бу йортларда яшәүче халык канализация тыгылудан интегә.

- Ачык канализация коелары балалар өчен дә куркыныч. Якында гына балалар уйный торган мәданчык. Аяк астында капкачсыз коелар булу безне бик борчый. Әле вакытлыча такталар белән каплап киттеләр, - дип сөйләде Рөстәм Гайнетдинов.

Канализация коеларының капкачлары кая югала икән соң? Бәлки бу сорауны шәхси секторда киң таралган шамболарның хуҗаларына биреп караргадыр. Берәр җавап булырмы икән...

 

Источник

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International