Дт спортына җәлеп итәләр

2018 елның 22 июне, җомга

“Иволга” балалар сәламәтләндерү лагере-нең беренче сменасында 7-15 яшьлек 139 бала ял итә.

Икенче ел рәттән балаларны лагерь гына түгел, ә шул ук исемдәге санаторий-профилакторий да кабул итә. Анда балалар ял иткән арада дәвалау процедуралары да ала.

“Иволга”да “Нефтьчеләрнең балалар лагерьларында ял итүче балаларны ат спортына җәлеп итү” проекты тормышка ашырыла. Быел лагерь территориясендәге кечкенә ат абзарында “Запоздалая” һәм “Кексик” кушаматлы понилар яши. Балаларга алар белән аралашырга ат спорты тренеры ярдәм итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International