“Баулынефть” идарәсендә яшьләр фәнни-гамәли конференциясе узган.
Быел ул Татарстан нефтенең 75 еллыгына багышлап оештырылган. Анда, “Баулынефть” идарәсенең яшь белгечләреннән тыш, башка предприятиеләр - Бөгелмә механика заводы, “Алойл” җәмгыяте һәм “Пакер” фирмасы (Октябрьский шәһәре) - вәкилләре дә катнашкан. Конференциядә 19 тема буенча 60 эш тәкъдим ителгән, аларның күбесе эксплуатация чыгымнарын киметүгә багышланган.