Рособрнадзорның Татарстандагы идарәсе башлыгы итеп Наталья Гречанникова билгеләнде

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

 «Бердәм Россия» партиясенең Казандагы бүлеге Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Наталья Гречанникова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контрольлек итү департаменты башлыгы итеп билгеләнде. Департаментның яңа башлыгын коллективка Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов тәкъдим итте. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагы җиткерде.

2014-2018 елларда Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контрольлек итү департаментын Гөлнара Габдрахманова җитәкләде. Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Гөлнара Габдрахманованың быелның 4 маенда ТР Дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнүе хакында хәбәр иткән иде.

Наталья Гречанникова 1966 елда Казанда туган. 1987 елда – Мари дәүләт педагогика институтын, 2012 елда Мәскәү социаль-гуманитар институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын Волжскиның 7нче мәктәбендә башлаган. 1992-1998 елларда Казанның 6нчы гимназиясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән. 1998-2001 елларда - Казан хакимиятенең Мәгариф идарәсе әйдәп баручы белгече, 2001-2005 елларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф идарәсе әйдәп баручы белгече вазифасын биләгән. 2006-2010 елларда Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән. 2010-2014 елларда - Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча башлыгы, 2014-2016 елларда Казан шәһәре Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарган.

2016 елның апрелендә «Бердәм Россия» партиясенең Казандагы бүлеге Башкарма комитетын җитәкләгән. Кияүдә, ике кызы бар.

Наталья Гречанникова «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005), ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты (2014), Казан мэры Илсур Метшинның Рәхмәт хаты (2012), «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2016) һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты (2018) белән бүләкләнгән.
 

 

tatar-inform.tatar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International