"Китапханәдә кунакта"

2018 елның 17 марты, шимбә

15-нче март көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә "Китапханәдә кунакта" дип аталган танып-белү сәгате үткәрелде. 

 Китапханәгә кунакка 1 сыйныф укучылары килде. Чара барышында китапханә мөдире Насибуллина Гөлнур балаларны китапханә белән якыннан таныштырды, китапларга күзәтү ясады, китап укуның файдасы турында сөйләде. Китапханәгә адашып кына кергән Убырлы карчык та китаплар белән танышты, аларны дөрес куллану, саклау турында киңәшләр ишеттерде. Балалар Убырлы карчык белән уенннар уйнадылар, китап укыдылар.

Бәйрәм азагында укучылар китаплар белән бүләкләнделәр һәм кичә истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. 

 

bavly-cbs.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International