Эстрада артистлары баулыларны бергә булырга, бердәм булырга чакырды

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Концерт шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәриповның сәламләү сүзе белән башланды.

– Бүгенге концерт шушы көннәрдә генә үткән тәүге яз бәйрәменә хатын-кызларыбызга бүләк булып яңгырасын иде, – диде ул сәламләү сүзендә. – Көннәребез тыныч, илебез көчле, халкыбыз бердәм. Киләчәктә дә шулай булсын, республикабыз, шәһәребез чәчәк атсын иде. Бүгенге көндә халыкны кайгыртып, төрле дәүләт программалары тормышка ашырыла. Илебезнең бөтенлеген, тормышның хөрлеген, бүгенге яшәешебезнең матурлыгын исәпкә алып, 18 март көнне булачак президент сайлауларында дөрес итеп бердәм тавыш бирергә кирәк.

Концертта республика эстрада артистлары белән беррәттән үзебезнең үзешчән артистларны күрү сөенечле булды.

– Бу көннәрдә республикада бик матур чаралар үтә. Төрле районнарда ике сәгатьлек концертлар оештырылды, – диде “Хезмәткә дан” газетасына биргән интервьюда җырчы Илназ Баһ. – Мондый бәйрәм чараларына халык бердәм килә, бик матур итеп карыйлар, рәхмәт хисләрен тамашачының күзеннән күрергә була. Халкыбыз бәйрәмнәргә ничек бердәм булып килә, сайлауларда да шулай бердәм булып тавыш бирергә килсеннәр иде. Илебезнең киләчәген уйлап, һәркем үз тавышын бирсен.

– Мондый концертлар бик сирәк була, – диде җырчы Чулпан Әхмәтҗанова. – Тамашачы ике сәгать буе төрле артистларның чыгышын карый, рәхәтләнеп ял итә бит. Заманча итеп әйтсәк, “солянка” концертлары була инде бу. Үземнән чыгып әйтсәм, Илназны күптән күргәнем юк иде, бүген без аның белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйбыз, бик күңелле! Баулы тамашачысын сагынып килдек, алар һәрвакыт актив. Артистларыбыз бердәм, халкыбыз бердәм, димәк, сайлауларда да бердәм булып, дөрес тавыш бирергә чакырам. Алда безне зур, җаваплы чара көтә бит.

– Бүген танылган җырчылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясавыбызга бик шатбыз, катнашырга чакырганнары өчен рәхмәт, – диделәр бертавыштан сәхнәгә чыгар алдыннан районның үзешчән җырчылары Айрат Хөсәенов һәм Ленир Дәүләтшин. – Без үзебезнең илнең гражданнары буларак, сайлауларда тавыш бирергә тиешбез. Без шушы җирдә яшибез, киләчәк буынның да язмышы, матур тормышы безнең кулда.

Зур концерт бер сулышта каралды. Чараны алып баручы Пётр Меняев тамашачыны бер көлдерде, бер уйланырга мәҗбүр итте, хыял диңгезләренә илтеп, рәхәтләнеп онытылып ял итәргә мөмкинлек бирде.

 

bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International