Декабрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 26 сабый теркәлде

2017 елның 30 декабре, шимбә

Декабрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 26 сабый теркәлде:13 малай һәм 13 кыз. Шуларның 10 сы гаиләдә беренче бала, 11 – икенче, 4 - өченче, 1-бишенче бала булып туган.

Әти-әниләр балаларына Азамат, Амил, Динислам, Данияр, Платон, Матвей, Николай, Ильназ, Самат, Тимерхан, Радмир, Ролан, Алина, Алиса, Асель, Дарина, Диана, Милана, Мира, Розалина, Самира, Стефания, Хумар дигән исемнәр бирделәр. Декабрь аеның иң полуляр исемнәре Матвей һәм Алина.

Иң яшь анага – 21 яшь, иң яшь әтигә ­­23 яшь, иң өлкән анага 37 һәм иң өлкән әтигә 38 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 15 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр.  Иң яшь каләшкә 17, ә иң яшь кияүгә 19 яшь, иң олы кияүгә – 63, кәләшкә – 55 яшь.

Бар гаиләләрне дә шушы матур вагыйгалар белән ихлас күңелдән котлыйбыз!


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International