Авыл ветеранын олы юбилее белән котладылар

2017 елның 30 декабре, шимбә

Александровка авылында гомер итүче Мөхәлләфә Нигъмәт кызы Җәләева 90 яшен тутырды. Юбилярны тәбрик итәргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илмира Хөснуллина һәм Александровка авыл җирлеге башлыгы Илнар Вәлиев өенә бардылар. Туган көн бүләкләре белән бергә ил башлыгының котлау открыткасын да тапшырдылар.

Мөхәлләфә Җәләева зур юбилеен якыннары игътибарында, балалары, оныклары янәшәсендә каршы алды. Тумышы белән Бөгелмә районы Бәкер авылыннан булган тыл һәм хезмәт ветераны язмыш җилләре белән Александровка авылында кызы гаиләсе белән яшәргә мәҗбүр булган.

– Язмыш безне какты да сукты да инде, – ди ветеран.– Без үскәндә, әтиебез сугышка китеп, өйдә биш бала ятим калдык. Балачак, үсмер еллары колхоз эше белән үтеп китте.

Мөхәлләфә Нигъмәт кызы гомере буе “Панаринский” совхозында терлекчелектә эшләгән. Лаеклы ялга чыгарга берничә ел кала ындырда тегермәнче вазыйфасын башкарган. Яшьли авыр эш белән чыныгып үскән гүзәл затны, ир-атлар өчен дә авыр булып тоелган тегермәнче эше куркытмаган.

– Безнең әни эшкә батыр, уңган кеше булды ул, – ди юбилярның кызы Нәфисә.– Соңгы елларда гына сәламәтлеге какшады - күзләре бөтенләй күрмәс булды. Югыйсә 87 яшенә кадәр күзлек тә кимичә, рәхәтләнеп газет-журналларны теттереп укый иде. Күрәсең, яшьли күргән авырлыклар эзсез генә үтмидер. Моннан егерме ел элек фаҗигале төстә әтиебезне югалтуны да бик авыр кичерде ул.

Мөхәлләфә Җәләева тормыш иптәше Гайнетдин белән дүрт балага гомер биргәннәр. Бүгенге көндә тугыз оныгы, тугыз оныкчыгы бар аның.

 

"Хезмэткэ дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International