Баулы ГХАТ бүлегендә районның 8 яшь егет һәм кызына тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Чара Тынычлык көненә багышланган иде. Баулы районы Башлыгы урынбасары Р.Г.Хамидуллин яшьләргә туган илнең патриотлары булуларын теләде. Яшь гражданнарны һәм аларның әти-әниләрен ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова, миграциия бүлеге өлкән инспекторы И.М.Исмагилова котладылар.